«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәтлек өчен 100 киңәш!” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

2019 елның  18 декабрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максаты белән “Сәламәтлек өчен 100 киңәш” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте.

Дәрес барышында балалар үз сәламәтлегеңне саклау өчен начар гадәтләрдән баш тартырга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, үз рационыңа витаминнар кертергә кирәклеге турында сөйләштеләр.

Шулай ук кеше сәламәтлеген акыл белән саклый һәм ныгыта, аңа озын һәм актив тормыш тәэмин итә торган башка бик күп киңәшләр турында белделәр.

Дәрес ахырында алган белемнәрне ныгыту өчен “Файдалы – зарарлы” дигән хәрәкәтчән уен уйнадылар. Танып – белү сәгатендә 18 бала һәм аларны озатып йөрүче 3 ата – ана катнашты.

Мондый мәгълүмати эш нәтиҗәсендә сәламәт яшәү рәвешенә карата тотрыклы кызыксыну туа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International