Бүген, «Яңа ел» тылсымлы бәйрәме алдыннан, Апас авыл җирлегеннән Олы Бакырчы, Гайнуллина Әлфия һәм Гайнуллина Әминә, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче якташларын бәйрәм белән котларга килделәр.
Аларга нык сәламәтлек, оптимизм теләделәр. Күпме генә еллар узса да, аларга үзләрен яшь, көр күңелле итеп тоюларын теләделәр һәм һәркайсына бәйләгән җылы оекбашлар бүләк иттеләр. Интернат-йортта яшәүчеләр җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Традиция буенча, очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Чөнки дуслар белән чәй эчү - ул һәрвакыт татлы ризыклар белән кайнар чәй эчәргә, үткән елларны искә алырга мөмкинлек бирә торган бәйрәм.