Нинди яшьтә бала үзе өчен кем булырга мөмкин булуын сайлый ала? Гадәттә, һөнәри үзбилгеләнеш турындагы сорау, балага алга таба белем бирү өлкәсен сайларга кирәк булу сәбәпле, югары сыйныфларда гына туа башлый. Әмма моңа аны балалар бакчасыннан ук әзерләргә була.
2019 елның 12 декабрендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар, анда балаларда хезмәткә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, өлкәннәрнең төрле һөнәрләре турында күзаллауларын баету максатыннан оештырылган иде.
Фәнни хезмәткәр Фаттахова Әлфия музей предметы, экспонат, экспозиция, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнүе турында сөйләде. Кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте турында аңлаешлы формада сөйләде. Балалар өчен бу мөһим вакыйга булды, алар яңа мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм яңа хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Музейда булганнан соң, без балалар белән музейда аеруча ошаганы турында әңгәмә уздырдык. Балалар армый-талмый үз кичерешләре турында сөйләделәр.