Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия акцияләре, дусларча очрашулар, концертлар, мастер - класслар һ.б. оештыралар. Алар өчен игелек акциясе оештырылды – чәчтарашчылар Асылхуҗина Рамилә Ринат кызы һәм Авзалова Гөлфия Миңнегали кызы бушлай хезмәт күрсәттеләр. Әби - бабайларыбыз күтәренке кәеф белән калдылар һәм күрсәтелгән хезмәт өчен бик рәхмәтле булдылар.