Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Арча укучылар йортында эшләп килүче түгәрәкләрдә даими рәвештә булалар. Чираттагы дәрес самолет ясауга багышланган иде. Балалар үз куллары белән ясаган самолетларны очыртып та карадылар. Туризм буенча түгәрәк җитәкчесе Ленар Сафин балаларга туризм төрләре, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, каршылыкларны ничек җиңәргә кирәклеген аңлатты. Тәрбияләнүчеләр саклану канаты ярдәмендә стендка менделәр, эленеп торган бүрәнә буйлап бардылар.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый түгәрәкләргә йөрү балаларда уңай эмоцияләр тудыра, аларның физик активлыкларын арттыра, кыюлык, батырлык, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияли.