«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8«А» сыйныфының “Игелеклеләр” һәм 5«Г» сыйныфының «Дуслык» тимурчылык отрядлары «Яңа ел алды моңнары» дигән хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар.
Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, хөрмәт күрсәтү, бәйрәм кәефе булдыру һәм буыннар арасында элемтәне ныгыту.
21 нче мәктәп тимурчылары һәм 2 нче музыка мәктәбе укучылары Л. Фәтхиева, Т. Зәкиева һәм А. Фроликова җитәкчелегендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, музыка уен коралларында чыгыш ясадылар һәм укытучылары белән бергә музыкаль композицияләр башкардылар. Концерт вакытында илебез һәм чит ил композиторларының вокаль һәм инструменталь әсәрләре яңгырады. Социаль хезмәт алучылар һәр яшь артистны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Чара ахырында тамашачылар тимурчыларга һәм укытучыларга кәеф күтәрүдә музыкаль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Чарада 38 кеше катнашты.