«Яшерен хакыйкать». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында халык арасында алкоголизмны кисәтү буенча эш, «Гомуми эш» дигән Гомумроссия проекты кысаларында «Яшерен хакыйкать» дигән төркемле дәрес-кинотренинг уздырды. Максат: балигъ булмаганнарда алкоголизмны кисәтү, психоактив матдәләрне кабул итүдән аңлы рәвештә баш тарту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

 Кинотренингта катнашучыларга «Яшерен хакыйкать» фильмын карау тәкъдим ителде, аннан балалар хәмердән баш тартмаса аның кеше организмына нинди зыян китерүен, алкогольнең үсеп килүче организмга ничек зарарлы йогынты ясавын белделәр. Фильмны анализлап, балалар «Алкоголь – дөрес яисә уйлап чыгарылган әйбер», «Алкоголь – кеше дошманы», «Нәрсә ул аек яшәү рәвеше» темаларына фикер алыштылар.

Дәрес ахырында катнашучылар– сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, алкогольле һәм наркотик матдәләр кулланудан вакытында баш тарта белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International