«Ярдәм кулы». Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 4 волонтер – егет һәм кыз белән берлектә «Ярдәм кулы» дигән чара уздырдылар. Максаты: тыл хезмәтчәненә өйдә ярдәм күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибар һәм игелек тәрбияләү.

  “Ярдәм кулы” акциясе - ветераннарга беркемнең дә онытылмавын һәм картлыкта беркемне дә язмыш кочагына калдырмаячагын исбатлау өчен тагын бер сәбәп. Тыл хезмәтчәненә азык-төлек җыелмасы һәм беренче кирәк-яраклар рәвешендә ярдәм тапшырылды. Балалар өлкән кешене якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм аңа бүләкләр тапшырдылар. Чәй табыны артында ул үзенең яшь елларын һәм акциядә катнашучыларга сугыш елларында очрашкан авырлыклар турында сөйләвен искә төшерде. Тыл хезмәтчәне, күрсәтелгән игътибар өчен, барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Шулай ук бу көнне балалар-волонтерлар китаплар тупладылар һәм җирле китапханәгә хәйрия ярдәме итеп тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International