Һәр кеше дә бушлай игелек кыла алмый. Әмма, бәхеткә, мондый кешеләр бик күп. Авыр хәлгә юлыккан якыннарына ярдәм итүчеләрне ирекле ярдәмчеләр яки волонтерлар дип атыйлар. Бу батырларның җилкәсендә - югалган кешеләрне эзләү, җәмәгать урыннарын җыештыру, картларга һәм балаларга ярдәм итү һ.б. Әлеге яхшылык эшләре мактауга һәм рәхмәткә лаек. Әмма волонтерлар бернинди рәхмәт тә таләп итми, алар көчтән килгәнчә эш башкаралар.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә Иреклеләр көне кысаларында 2019 нчы елның 13 нче декабрендә йомгаклау чарасы узды. Максат: бер ел эчендә булган волонтерлык хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау, иң актив волонтерларны бүләкләү.
Чара тантаналы өлештән башланды. Белгечләр «Веста» үзәгендә волонтерлар белән бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында презентация әзерләделәр, волонтерлар белән берлектә анимацион студиядә оештырылган мультфильм күрсәттеләр.
Очрашу ахырында бүләкләү тантанасы булды. Үзәк директоры Татьяна Мыльникова иреклеләргә изге йөрәкләре, бушлай хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иң актив ирекле ярдәмчеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Чарада катнашучыларга игелекле эшләр башкаруда катнашу турында үз тәэсирләрен җиткерү мөмкинлеге бирелде.