«Балалар-балаларга»

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Балалар – балаларга" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Концерт программасын 5нче музыка мәктәбе укучылары әзерләделәр һәм үткәрделәр. Концерт программасында классик һәм заманча композиторларның әсәрләре башкарылды. Барлык катнашучылар да үзләренең музыкаль осталыкларын күрсәттеләр. Концерт ахырында укытучыларның фортепиано дуэты яңгырады. Чыгыш уңышлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International