Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Тегүчелек эше» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен йомгаклау дәресе үткәрелде. Максат: эшкә йомгак ясау.
Очрашу барышында белгеч катнашучылар белән бергә тегү осталыгына өйрәнгән барлык дәресләр турында искә төшерделәр: кием-салым, урын-җир әйберләре, пәрдәләр тегү һәм аннан да катлаулырак әйберләр: гади һәм катлаулы күлмәк итәге тегәргә, кием-салымны мөстәкыйль рәвештә ремонтларга өйрәнү. Крючок һәм инә белән чәчәкләр бәйләү һәм брошь ясау ысулларын үзләштерделәр. Шулай ук сәламәтлекләре яклап чикләүләре булган балалар белән шөгыльләнү өчен, моториканы үстерү максаты белән курчак театрына курчаклар ясарга, атлас тасмалардан аксессуарлар ясарга өйрәнделәр.
Катнашучылар алдына куелган барлык максатлар да үтәлде.