«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Нигә кошлар очалар” темасына танып – белү әңгәмәсе булып үтте

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

2019 елның  16 декабрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Нигә кошлар очалар” темасына танып – белү әңгәмәсе булып үтте.

Шөгыльнең максаты булып кошлар турында белемнәрене арттыру, кошларга мәхәббәт тәрбияләү, аларның үзенчәлекләрен, яшәү рәвешен күзәтү торды.

Шөгыль башында тәрбиячеләр кошлар турында кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр, аларның кешегә нинди файда китерүләре, табигатьтә нинди урын алып торулары турында сөйләделәр.

Шулай ук кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр укыдылар. “Кошларны таны” дигән уен уйнадылар.

Шөгыль ахырында кошлар дөньясының төрлелеге һәм мөмкинлекләре күп төрле икәнлеге турында нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International