Декабрь аеның уртасы булса да, “ Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында барыбыз да көтеп алган, яраткан Яңа ел бәйрәме узды.
Чара алдыннан тернәкләнүчеләр залга матур итеп чыршы бизәп куйдылар. Чараны уздырыр өчен алар алдан программа әзерләп, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, төрле киемнәр тегеп, бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Гомүмән, барысы да серле бәйрәм чарасына чумып, балаларча кышкы әкияттә йөргән кебек хис иттеләр. Тернәкләнүчеләр үзләренең җыр-биюгә, уеннарга булган осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук музыка куючы Нөнәгәр авылыннан Рамил Нигматҗанов һәм баянда уйнаучы Наил Фәсихов бәйрәмгә ямь өстәде.
Кичә -дәртле хисләргә һәм көчле алкышлар шаукымында гөрләп узып та китте. Барлык катнашучылар әлеге кичәдән күтәренке кәеф белән таралдылар.