2019 елның 14 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына бару оештырылды. Гаиләләр «Доктор Айболит» дигән матур тамаша карадылар. Балалар әкият персонажларын зур соклану һәм яну белән каршы алдылар, алар белән бергә борчылып, кул чаптылар. Сәфәрне Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты, ОСЗ МТЗ и СЗ РТ, Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм иганәчеләр оештырды.