«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесендә агымдагы елның 1 июленнән «Гарденотерапия» технологиясе эшли башлады.
Социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә Гарденотерапия ысулларын киң кулланалар, бу технология ярдәмендә өлкәннәргә тормыш тәҗрибәсеннән файдаланырга, яңа мөмкинлекләр һәм шәхси ресурсларны ачарга, тормыш сыйфатын яхшыртырга булышалар. Алар әби-бабайлар белән бергәләшеп җәен дару үләннәре җыйдылар, бакчада чәчәкләр, яшелчәләр үстерделәр. Ә декабрь аенда социаль хезмәт алучылар белән «Үсемлекләрнең файдалы үзенчәлекләре» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Файдалы үсемлекләр турында сөйләгәндә, дару үләннәрен генә түгел, бинадагы микроклиматны сәламәтләндерүдә зур ярдәм күрсәтүче бүлмә үсемлекләрен дә күз алдында тотабыз. Алар кислород бүлеп чыгарып һаваны микроблардан һәм тузаннан чистарталар, нерв киеренкелеген бетерәләр. Бүлмә үсемлекләре арасында алоэ (йөзьеллык), ярангөл, каланхоэ, Алтын мыек, һинд суганы кебек дәвалаучылары да бар.
Әңгәмәдән соң социаль хезмәткәрләр хуҗабикәләр белән берлектә дару үләннәреннән әзерләнгән шифалы чәй эчтеләр.