Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” китапханәче һөнәре белән танышабыз

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

  

Арчаның  « Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәге  тәрбияләнүчеләр, психолог Алинә Сабирова җитәкчелегендә, район балалар китапханәсендә булдылар. Балалар « Иң яхшы һөнәр-китапханәче» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча китапханә дәресенә чакырылган иде.

        Китапханә хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар. Балалар китапханәче эшенең нечкәлекләрен белделәр. Алар өчен үзәк китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия үткәрелде, анда һәр бүлекнең эше белән таныштылар. Ә « Виртуаль концерт залында» балалар бөек рус композиторы П. И. Чайковский әсәрләре белән таныштылар.

        Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Нәтиҗәдә, балалар яхшы, пөхтә китап укучылар булырга һәм еш кына китапханәгә килергә сүз бирделәр. Мондый чаралар балаларны китап мәдәниятенә җәлеп итә, кызыксынучан, белемле кеше итеп тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International