“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Су Джок" терапиясен куллану ысуллары дигән темага әңгәмә

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

      «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  врач-терапевт Хәкимә Курбанова социаль хезмәт алучылар өчен  "Су Джок" терапиясен куллану ысуллары дигән темага әңгәмә үткәрде.

     Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны «Су Джок» терапия ысулларына өйрәтү һәм мөстәкыйль кулланганда ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштыру.

     Су Джок нигезендә кеше организмындагы барлык процессларның да бер-берсенә бәйләнгәнлеге бердәм энергетика структурасын тәшкил итә.  Авыру тәндә энергетика гармониясен боза, ә авыруның физик дәрәҗәдә күренүе -бары симптом гына дип санала. Шуңа күрә дәвалау нәтиҗәле булсын өчен, турыдан-туры энергетика дәрәҗәсенә максатчан йогынты ясарга кирәк.

    Чара барышында социаль хезмәт алучылар остеохондроз, артрит, сидек юллары бозылганда, салкын тию авырулары, сару кайнаганда һәм башка төр авырулар вакытында Су Джок терапиясен ничек кулланырга икәнен белделәр.

     Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үсемлек орлыкларын кулланып күнегүләр ясадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар алдылар.

    Чарада  25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International