Без – бергә!

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

    16 нче  декабрьдә МАУ "Этюд" мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәге белгечләре һәм   реабилитантлары Яр Чаллы шәһәренең коррекция мәктәпләре укучылары һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында адаптив спортны үстерү буенча "Без-бергә!»  Региональ конференциясендә катнаштылар. Конференция «барлык категория һәм халык төркемнәре өчен физик культура һәм спорт, массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, шулай ук спорт резервын әзерләү»(«Спорт – тормыш нормасы») федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Конференциядә катнашучылар шәһәрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат алдылар, армспорт, пауэрлифтинг, йөзү, каратэ, җиңел атлетика һәм башка ярышларда җиңүчеләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International