Алабуга районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында озак вакыт карау системасы кертелә

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

  "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2020 нче елда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертә.  Озак вакыт карап тору системасы өлкәннәрне һәм инвалидларны яклау, авыруларның хәлләренә, диагнозларына һәм киләчәккә фаразларга карамастан,  аларга лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итүне күздә тота.

 “Доверие” үзәгендә шәһәр поликникасы мөдире А.Е.Кривенок, социаль яклау бүлеге начальнигы С.В. Прохорова, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры И. Р. Чернышева, стационар социаль хезмәт күрсәтү  оешмалары директорлары, белгечләр катнашындаты эшче төркемнең очрашуы узды. Очрашуда катнашучылар «Юл картасын» тормышка ашыру, социаль яклау һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, карауга мохтаҗ гражданнарны ачыклау механизмнары турында фикер алыштылар.  Шулай ук 2019 ел ахырына кадәр әлеге проектны тормышка ашыруда катнашучы белгечләрне укыту планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International