12 декабрь көнне Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Инвалид балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр (ведомствоара хезмәттәшлек)» дигән Түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде, элеге катнашта: мәгариф бүлеге, Питрәчнең мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат - мәктәбе вәкилләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, юрисконсульт, шулай ук сәламәтлекләре чикле балаларның ата-аналары. Әлеге чараның максаты: ата-аналарны әлеге категория балалары белән эшләү үзенчәлекләре белән таныштыру. Очрашу нәтиҗәсендә белгечләр балаларны алга таба укыту мөмкинлекләре турында киңәшләр бирделәр.