Әкияттә кунакта

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

    2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре Министрлыкның “Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен гаиләне саклап калу” дигән  бурычка ирешү кысаларында Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютында “Әкияттә кунакта” дигән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар һәм аларның әти-әниләре бер-берсен сәламләделәр, табышмаклар чиштеләр, “Ә сез беләсезме?” әкияти тестын үттеләр,  “Могҗизалы аяк киеме”  уенын уйнадылар, ә ахырда саубуллашу ритуалын уздырдылар. Чарадан балалар бик канәгать калдылар һәм күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International