Саба муниципаль районының «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр картлар йортында булдылар

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

11 декабрь көнне приютта тәрбияләнүчеләр картлар йортында булдылар. Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту җәмгыятебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә яшәү өмете бирә.

Балалар һәм өлкәннәр бергәләп кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырды. Балалар бик теләп әби-бабайларга  ярдәм иттеләр, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәттеләр.

Картлар йортында булу безнең матур традициягә әйләнде. Балалар һәрвакыт әби-бабайларга килеп, аларның тормышын  төрлеләндерүгә бик шат.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International