Шөгыльнең максаты: балаларда тасмалап киселгән, ак кәгазь битләрен кар бөртекләре формасында әзер түгәрәкләргэ ябыштыру күнекмәләрен ныгыту; балаларда образлы фикерләүне үстерү; кар бөртекләре белән таныштыру аркылы, балаларның кыш турында күзаллауларын ачыклау. Менә җиһанга кыш килде. Һавада кар бөртекләре уйнаклап оча. Учыңны өскә күтәрсәң, аңа кар бөртекләре килеп куна. Кечкенәләр, матурлар! Ничек кенә аларны үзеңдә калдырырга? Бүлмәгә алып кереп булмый... Ләкин безнең фантазиябез безгә ярдәмгә килә. Кар бөртекләрен хәтердә калдырырга һәм бүлмәдә аларны үз кулларың белән ясарга. Дәрес башында тәрбияче балаларны урамга алып чыкты. Алар кар бөртекләренең ничек уйнаклап очканын күзәттеләр. Карны тотып карадылар. Дэреснең икенче өлеше группада үтте. Тәрбияче балаларга ак тасмалардан ябыштырып ясалган кар бөртекләренең берничә вариантын күрсәтте. Үзләренә ошаган төсле түгәрәкләрне сайлап алып, ак тасмалардан кар бөртекләре ясарга тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп шөгыльләнделәр. Һәрберсе үзенең кар бөртеген башкаларныкыннан матуррак булсын дип тырышты. Дәрес ахырында тәрбияче барлык балаларны мактады. “Кар бөртекләре безнең төркемне бизәп торачак”- диде.