Агымдагы елның 12 нче декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында “Нык дуслык” дип исемләнгән коллаж эшләнде.
Эш башында алар үзләренең иң беренче бүлекчәгә килгән көннәрен, ничек бер-берсе белән танышканнарын, шушы бина эчендә күңелле итеп уздырган көннәрен искә төшерделәр. Чынлыкта бит, алар Татарстанның төрле почмакларыннан, төрле шәһәр, авылларыннан җыелган һәм хәтта төрле милләт вәкилләреннән җыелган төркем. Шундый булуга карамастан, дус-тату булып тупланган әлеге команда ак кәгазь битендә үз урынын тапты. Бу коллаж - җыелган төркемнең үзенә генә хас истәлеге булып калды.
Чара ахырында барысы да истә калырлык гомуми фотосүрәт төшү оештырылды.