"Веста" үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Яңа Ел Котлау открыткасын әзерләү буенча мастер-класс уздырды

2019 елның 13 декабре, җомга

Татарстан Республикасында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль педагог Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Яңа Ел Котлау открыткасын әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар. Максат: балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, ветераннарның героик үткәненә карата хөрмәт хисен чагылдыру; катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру.

Очрашу башында волонтерлар балаларга Бөек Ватан сугышы турында, үз тормышларын кызганмыйча, бу авыр вакытта Ватанны саклаучы кешеләр турында сөйләделәр. Бүгенге буын сугыш кырларында калган, безгә тыныч, рәхәт тормыш тәэмин итеп кайткан кешеләр алдында бурычлы. Балалар үз куллары белән, төсле кәгазь, картон, кайчы һәм клей ярдәмендә ветераннарга тапшыру өчен Яңа Ел открыткалары ясадылар. Анда Яңа Ел теләкләре һәм рәхмәт сүзләре язылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International