Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Эльмира Амировна Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучылар белән очрашты.