8 декабрь көнне "Гнездышко" социаль приютында Россия казначылыгы көне уңаеннан педагоглар Татьяна Фролова һәм Вера Аплавина оештырган квест уены узды. Бу чара мәгълүмати юнәлештә булды һәм финанс мәсьәләләрендә танып-белү мәнфәгатьләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Уен дәвамында тормыш өчен кирәкле әйбер буларак акчага дөрес мөнәсәбәт формалаштырдылар. Командаларда катнашучылар, биремнәрне үтәп, киңәшләштеләр, үзара аралаштылар, дөрес карар таптылар, кечкенәләр өлкәннәргә колак салдылар, кызыксынучанлыкларын үстерделәр. Нәтиҗәдә, җиңелүчеләр булмады, һәркем кирәкле белемнәр алдылар.