«Фәрештә» мастер-классы

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында педагог-психолог Нуриева Светлана Сергеевна һәм логопед Житкова Юлия Сергеевна җитәкчелегендә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның «Талисман» отряды волонтерлары Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтылар.

Балалар интернат-йорт карамагындагылар өчен кул эшләнмәләре ясау буенча «фәрештә» мастер-класс үткәрделәр. Хәзер яңа ел чыршысы матур фәрештәләр белән бизәләчәк.

Тәрбияләнүчеләр өлкәннәр белән аралаштылар һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.

Безнең өлкән буын һәрвакыт игътибар һәм кайгыртуга бик шат, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрнең аларның тормышларында катнашуы аларга бик кадерле.

Безнең волонтерлар белән аралашу аларга бик күп шатлык һәм бәхет китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International