7 декабрь көнне “Мин –игелек кылучы” оешмасының волонтерлары “Гнездышко” приютында кунакта булдылар. Алар яңа ел открыткаларын һәм уенчыкларын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Кече төркем балалары белән кызыклы уеннар уйнадылар. Кызыклы кешеләр белән очрашулар безнең тәрбияләнүчеләребезне аралашу күнекмәләренә һәм фикерләү уңайлыгына өйрәтә.
Игелекле дусларыбызга җылылык һәм игътибарлары өчен рәхмәт!