Әгәр хатын-кыз йөкле булса, аның үзендә һәм гаиләсендә өстәмә борчулар туарга мөмкин. Алар декрет пособиесен түләмәү яки дөрес түләмәү, эш бирүченең эштән азат ителүе яки йөклелек аркасында эшкә алудан баш тартуы, сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтелү, иренең баласын танудан баш тартуы һәм алиментлар түләү белән бәйле. Нәкъ менә шушы мәсьәләләр буенча «Ләкләк көтәбез» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина тарафыннан «Йөкле хатын-кызлар өчен юридик консультацияләр» дигән чара уздырылды.
Белгеч клубта катнашучыларга бала көткән һәр хатын-кызның дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрендә тиешле бюджетлар, иминият кертемнәре һәм башка керемнәр хисабына бушлай медицина ярдәме алырга хокукы булуы турында сөйләде. Әмма тормышта нинди дә булса хокукка каршы очрак булса, һичшиксез, шикаять язарга, бозылган хокукларны торгызу өчен судка дәгъва бирергә кирәк. Әгәр хатын-кыз моны үз көче белән эшли алмый икән, аңа юристларга мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Шулай ук белгеч катнашучыларны хезмәт законнары үзгәрешләре белән таныштырды, аның буенча йөкле хатын-кызны эштән бары тик законда катгый куелган очракларда гына азат итәргә мөмкин.
Дәрес ахырында белгеч, иң мөһиме, проблеманы соңга калдырмау, дип ассызыклады, чөнки моның өчен катгый сроклар бар.