Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән чара үткәрде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 нчы елның 3 нче декабрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә»  клуб эшчәнлегенә йомгак ясаган. Йөкле хатын-кызлар тәкъдимнәрен һәм «Тукай үзәк район хастаханәсенең” хатын-кызлар консультациясе бүлеген исәпкә алып, 2020 елга план төзелде.

Клуб эшенә йомгак ясау вакытында психолог 2019 елда үткәрелгән барлык темалар буенча кыскача экскурс үткәрде. 2020 елда йөкле хатын-кызлар шулай ук аларны аеруча борчыган темаларны өстәмә ишетергә теләк белдергән, ә бу: йөклелек вакытында курку, бала тәрбияләү, психосоматика. Соңыннан «Сабый белән аралашу тылсымы" дигән релаксация үткәрелде.

Чарада 6 авырлы хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International