2019 нчы елның 4 нче декабрендә Инвалидлар Декадасын үткәрү кысаларында «Веста» үзәгендә «Чәчтараш эше» хезмәт тернәкләндерү кабинетында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Матурлык дәресе» үткәрелде. Дәрескә үз балалары белән хатын-кызлар килделәр.
Инвалид балаларның күбесе үз чирләре белән чәчтараш салоннарында йөри алмый. Аларның күбесе яңа урыннардан, чәч кисүче машина тавышыннан, кайчыдан курка. Ә баланың чәчен әнисе киссә, тыныч тавыш белән нәрсә эшләвен аңлатса, бала тынычлана, үзен ышанычлы кулларда тоя. Бу дәрестә әниләр үз балаларының чәчләрен кистеләр, прическа ясадылар һәм “чәчтараш” хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында алган күнекмәләрен күрсәтә алдылар.