6 декабрь көнне Тукай районының “Шәфкатъ” социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре районның ветераннар советы һәм инвалидлар иҗтимагый оешма җитәкчесе Галимҗан Саетзянович Зарипов белән берлектә Кузнецова Алевтина Ивановнаның хәлен белделәр. 1 группа ивалид Алевтина Ивановна 2017 елның май аеннан Исламовлар гаиләсендә яши. Әңгәмә барышында ул социаль яклау, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Бәтке амбулаториясе хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук Галимзян Саетовичка, район җитәкчелегенә “Игелек кыл” фондыннан многофункциональ карават алып биргәннәре өчен аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерде.