«Табибка кадәр ярдәм күрсәтү» буенча социаль хезмәткәрләрне укыту

2019 елның 6 декабре, җомга

Бу атнада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Табибка кадәр ярдәм күрсәтү» буенча укуда булдылар.

14 хезмәткәр үз белемнәрен яңартты. Безнең учреждениедә 2016 елдан  «социаль хезмәткәр»  дигән һөнәри стандарт гамәлгә кертелде, ул социаль хезмәткәрдән, «Табибка кадәр ярдәм күрсәтү» не белүне таләп итә. Укулар программасы моны  исәптә тота. Һәр социаль хезмәткәрнен эшләү дәверендә, социаль – көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә өлкәннәргә,  мохтаҗларга,беренче ярдәм күрсәтү ситуацияләре туарга мөмкин.

Укулар программа буенча теория плюс практика уздырылды, ул беренче ярдәм күрсәтүнең техникалары өйрәнелде. Уку нәтиҗәләре буенча барлык укытылган хезмәткәрләр сертификатлар һәм укыту-методик әсбаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International