Агымдагы елның 6 декабрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен айлык укулар узды.
Үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева Россиядә хәйриячелекне үстерү буенча #Юмарт сишәмбе көнендә катнашкан социаль хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре белән җыелышны ачып җибәрде. Аннан соң хезмәткәрләргә булачак референдум турында искә төшерде һәм актив катнашырга өндәде.
Җыелышны өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина дәвам итте, хезмәткәрләргә отчетларны һәм графикларны вакытында тапшыру турында искәртте.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова катнашучыларны көнкүреш характерындагы тискәре һәм куркыныч факторлар шартларындагы эшләр белән таныштырды. Кышкы чорда куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде.
Җыелыш юбилярларны һәм ноябрь аенда туган көннәре булган хезмәткәрләрне котлау белән тәмамланды.