Күңелле кар бабайлары

2019 елның 6 декабре, җомга

Кар бабай - иң төп кышкы персонаж. Кар явуга, балалар да, өлкәннәр дә, яраткан персонажлары булган кар бабайларын ясый башлый.

Инвалидлар декадасы кысаларында   6нчы  декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә МАУ «Орион» яшьләр үзәге белгечләре Зубаирова Д.Г., Хисматуллина Х.В «Күңелле кар бабайлары» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, анда 18 инвалид бала һәм аларның 6 ата-анасы катнашты.

Бераз вакыт сарыф итеп, мастер-класста катнашучылар бик тиз арада яңа ел символы һәм чыршыда матур бизәк булачак кар бабайлары ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International