Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр бүләк алдылар

2019 елның 6 декабре, җомга

       Инвалидлар декадасында ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готович Ахметовның вәкилләре Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль ярдәм алучыларны бәйрәм - инвалидлар көне белән котлады. Барлык яшәүчеләргә ашамлык җыелмасы тапшырылды.

        Интернат-йорты администрациясе Марат Готовичка хәйрия ярдәме, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

        Инвалидларга мөнәсәбәт-җәмгыятьнең җитлегүенең, аны берләштерүнең һәм яшәү сәләтенең мөһим күрсәткече. Сәламәт җәмгыять беркайчан да инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләргә бәйле рәвештә дәүләт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата игътибарсыз, өслекле мөнәсәбәткә юл куймаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International