«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова, социаль хезмәт буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова, Мәдинә Хаҗарова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова инвалидлар декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында “Дартс” уены буенча турнир үткәрделәр.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм республика гражданнары арасында дартс уенын популярлаштыру.
Дартс - уникаль уен һәм кәеф күтәрү, психологик бушату, дуслар белән ял итү һәм дуслар табарга ярдәм итүче уен. Дартс уенының өстенлеге-җенескә, яшенә, сәламәтлеге торышына карап, махсус шартлар таләп ителми, теләсә кайсы урында уйнарга була.Бу уен күз үлчәмен, хәрәкәтне үстерергә һәм умыртка мускулларын ныгытырга ярдәм итә торган ысул.
Чара Татарстан Республикасы инвалидларының «Спорт хәрәкәте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Үсеш Ресурс»инвалидларны тернәкләндерү Академиясе ярдәмендә үткәрелде.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларны сәламләделәр, хупладылар, аларга җиңүгә омтылуларын һәм шәхси беренчелектә уңышлар теләде. Алар катнашучыларны дарс уйнау кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Барлык катнашучыларга да мишеньга дротиклар белән атып, сынап карау мөмкинлеге бирделәр. Бу әзерлек күнегүләреннән соң, катнашучылар дротик ату ярышына актив кушылдылар һәм үз осталыкларын, төгәллекләрен күрсәттеләр.
Судьялар, барлык уенчылар арасыннан, мишеньга төгәл эләгү нәтиҗәсендә җыелган очколар саны буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Призерларны мактау грамоталары, истәлекле медальләр һәм акчалы сертификатлар белән бүләкләделәр.
Чарада 36 кеше катнашты.