Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге белгече наркотик һәм наркотик матдәләр куллануны кисәтү буенча чара үткәрде

2019 елның 6 декабре, җомга

Хәзерге вакытта яшүсмерләр арасында насвай һәм снюс куллану проблемасы бар. Бу матдәләрне 13-15 яшьлек укучылар куллану аеруча борчу тудыра. Балалар үзләре дә, әти-әниләре дә, педагоглар да күпчелек очракта бу шөгыльнең тормыш өчен ничек куркыныч булуын белми.

2019 нчы елның 5 нче декабрендә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова снюс һәм насвай куллануны кисәтү буенча чара үткәрде.

Чара насвай һәм снюс куллануның нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү, аларны куллануга карата тискәре караш формалаштыру максатыннан оештырылды.

Чараның төп бурычлары - балаларның, яшьләрнең, ата-аналарның психоактив матдәләр куллануның зыяны турында белем арсеналын тулыландыру; теләсә нинди психоактив матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру; сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен пропагандалау.

Әлеге чарада 62 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International