«Асылташ» Социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән Яр Чаллы наркология диспансеры медицина психологы белән очрашу узды

2019 елның 6 декабре, җомга

«Асылташ» Социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек чикләрендә приютта тәрбияләнүчеләр ТР ССМ «Яр Чаллы наркология диспансеры» ДАССОның филиалының медицина психологы Мортазина Гүзәл Азат кызы белән очраштылар. Белгеч «Психоактив матдәләр, аларның кеше организмына һәм психикасына йогынтысы» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды.

Өлкәннәр белән берлектә яшүсмерләр психоактив матдәләр, шул исәптән суырту өчен никотинлы катнашмалар - снюс куллануга этәрүче сәбәпләр хакында фикер йөртте. Сатучылар аларны махсус кибетләрдә сатыла торган зарарсыз «бестабачлы никотин катнашмалары» дип атый.

Очрашуда тагын бер мөһим мәсьәлә турында фикер алыштылар-яшүсмерләр арасында сюс куллануның тискәре нәтиҗәләре. Катнашма бик куркыныч булырга мөмкин, аларда никотин дозасы бик югары - нәтиҗәдә, яшүсмерләр агулану ала. Тискәре нәтиҗәләр арасында агрессивлык һәм ачу, игътибарлылыкны бозу, төрле авырулар, барыннан да элек, ашказаны, бавыр, авыз куышлыгы, йогышлы авыруларга каршы тотрыклылыкның көчсезләнүе күзәтелә.

Тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр бер-берсенә уртак эш өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашуның нәтиҗәсе - яшүсмерләрнең үз сәламәтлекләренә аңлы карашы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International