Инвалидлар декадасы кысаларында “Чирмешән муниципаль районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район бәйрәмендә катнаштылар. Балалар өчен мастер-класс, уеннар, конкурслар һәм фокуслар белән уен мәйданчыклары оештырылды, ә «Мыльные пузыри» тамашасыннан балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик канәгать калдылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.