2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецова Анна Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хидая Шакирҗанова, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Анна Алексеевна озак еллар фельдшер булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм алты оныкчыгы бар.