Инвалидлар декадасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мөмкинлекләре чикле бала яшәгән гаиләдә булдылар. Балалар үзләренең игелекнең бер өлешен бүләк иттеләр. Курчак театры күрсәттеләр, уен-викториналар үткәрделәр. Кыз бик шат, канәгать калды һәм балаларны тагын бер кат кунакка чакырды.