Бүген инвалидлар декадасы кысаларында "Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортын»да социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды. Әлеге чараның максаты булып интеллектуаль сәләтләрне үстерү, социаль активлыкны күтәрү һәм иң көчле уенчыларны ачыклау тора.
Шахмат-шашка турниры директор урынбасары Руфил Дәүләтшин һәм китапханәче Алинә Артемьева җитәкчелегендә узды, анда һәркем җиңү, осталык һәм түземлелек күрсәтергә тырышты.
Турнир ахырында катнашучыларга грамоталар һәм призлар тапшырылды. Шашка уенында Целищев Тимофей, Сафина Раилә һәм Буланкин Валерий, шахмат буенча – Исхаков Мансур, Бутлеровский Анатолий һәм Акишин Василий иң көчлеләр булып чыкты. Иртәгә алар "Юность» Универсаль спорт комплексында узачак гомуми район ярышларында иң көчле команда исеме өчен көрәшәчәк. Аларга яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез.