Игелекле эшләр марафоны
Ел саен 1 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Еш кына кешеләр дөньяда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең күпме яшәве, аларга көн саен нинди проблемалар белән очрашырга, әйләнә-тирәдәге барлык кыенлыкларга да карамастан, вакыйгалар үзәгендә калырга һәм тормыш белән кызыксынуны югалтмаска туры килә, дип уйланырга күнекмәгән.
Халыкара инвалидлар көнен үткәрүнең максаты – бөтен җәмгыять игътибарын инвалид кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларга ярдәм итү, алар турында онытылмавын, аларны хәтерләвен, тормышларын тагын да уңайлырак итәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары һәм иминлеге нигезләренең дәрәҗәсен күтәрергә тырышу.
Әгерҗе халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә 200гә якын кешегә хезмәт күрсәтелә, шуларның 49ы төрле төркем инвалидлар. Социаль хезмәткәрләр, тормыш зирәклеге һәм безнең учреждениедә шактый эш стажы булган һәр клиентка индивидуаль якын килү табарга, үз тәҗрибәсен һәм һөнәри осталыкларын кулланып, ныклы психологик элемтә урнаштырырга тырышалар. Безнең эштә шуннан башка булмый. Безнең учреждение үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан гражданнарга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Безнең хезмәткәрләр үзләренең хезмәт күрсәткән клиентларына стационар медицина учреждениеләрендә йөриләр, анда практик ярдәм һәм психологик ярдәм күрсәтергә тырышалар. Ходай язмасын, ниндидер күңелсезлек яки мәшәкатьләр килеп чыга икән, социаль хезмәткәрләр аларны хәл итүдә актив катнашалар. Алар өчен чәй табыннары, концертлар, кул эшләре күргәзмәләре һәм башкалар уздырыла. Инвалидлар декадасында гына түгел, ел дәвамында селамәтлекләре какшаган кешеләрне күрергә, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын телисе килә.
Бу көн безнең җәмгыять тормышында мондый кешеләрнең тулы катнашуы нигезендә инвалид-кеше хокукларын тормышка ашырудан гыйбарәт максатка ирешергә ярдәм итә. Бу көнне без әлеге халыкара инициативага кушылабыз һәм әлеге проблемага битараф булмаган барлык кешеләргә, көч һәм сәламәтлек, уңышлар телибез.
* 2019 елның 2 декабреннән 10 декабренә кадәр халыкка хезмәт күрсәтүче инвалидларга комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан түләүсез социаль - көнкүреш хезмәтләре күрсәтү;
* 3 декабрь көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Мобиль бригада» 1 төркем инвалидка социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтте;
10 декабрьдә сәгать 10да «Надежда» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар Пенсия фонды, Социаль иминият фонды һәм башка социаль хезмәт оешмалары клиент хезмәте белән очрашачак.