4 декабрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Инвалидлар ункөнлегенә багышланган Сарман районында туып-үскән кешеләр белән очрашу булып узды. Бәйрәмдә Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Рәфыйк Әгъзам улы, Сарман районы социаль яклау бүлеге начальнигы Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы, Сарман районы һәм шәһәр тибындагы бистәнең ветераннар советы рәисләре Миңнегулов Н. М., Минһаҗева А. Г. катнашты, шулай ук авыл җирлекләре һәм ветераннар советы башлыклары да кунакка килгән иде. Чара бәйрәм өстәле артында дустанә шартларда узды, ул җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кунаклар исеменнән интернатка рәхмәт сүзләре һәм социаль хезмәт алучыларга иң изге теләкләр яңгырады. Шулай ук инвалидлар көненә багышлап интернатта яшәүчеләргә Сарман районы һәм шәһәр тибындагы бистә җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.