Күңелле дәвалану. Бөгелмә яшүсмерләре авыру балаларга ничек ярдәм итәләр.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

       Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар хастаханәсендә «Һәркемгә елмаю»- дигән инклюзив акция оештырдылар. Акция кысаларында ялкынлылар стационарда ятучы балаларның авыр тормышларын бизәделәр. 15 балигъ булмаган бала өчен барлык авырулардан иң яхшы «прививка»- көлү һәм күңел ачу булды. Малайлар һәм кызлар аралаштылар, уйнадылар, үз уңышлары белән уртаклаштылар һәм бер-берсе турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Очрашу ахырында акцияне оештыручылар балаларга һава шарлары тапшырдылар, ә җавап итеп игелекнең бер өлешен алдылар. «Уколлар һәм даруларны, янәшәдә туганнар һәм дуслар булмауны кичерергә кыен, ә бүген балалар файдалы микстура алдылар», - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты хастаханәсенең 2 нче бүлеге тәрбиячесе Надежда Николаевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International