Инвалидлар көнендә чәчтараш хезмәтләре, Яңа Чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районында бушлай чәчтараш хезмәтләре оештырылды.

 

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан, мөмкинлекләре чикләнгән 5 социаль хезмәт алучы өчен бушлай чәчтараш хезмәтләре күрсәтелде.

Сәламәтлекләре нык булмау сәбәпле, өлкәннәрнең чәчтарашханәгә йорергә мөмкинлекләре юк, шуңа күрә мондый хезмәт күрсәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора. Социаль хезмәт алучылар үзләренең чәч алдырулары белән бик канәгать калдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International