2-нче декабрьдан 4-нче декабрьга кадәр, инвалидлар декадасы кысаларында, “Берёзка” инвалидларның тернәкләндерү Үзәгендә шахмат турнирлары үткәрелде. Ярышлар бик мавыктыргыч булдылар, һәрбер катнашучы җиңү яуларга тырышты. Каты көрәштә I урынны Чистайдан килгән ял итүче Ильдус Нуретдинов, II урынны –Баулыдан Анатолий Мартынов, III урынны Сарманнан Альберт Кәримов һәм Баулыдан Рәшидә Зиятдинова яуладылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучыларга да дәртләндергеч дипломнар һәм бүләкләр бирелде.
8 кеше катнашты.
.jpg)