Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында инвалидлар көне уңаеннан стена гәҗите чыгару

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе
2019 елның 4нче декабрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. балалар белән берлектә 3 декабрь инвалидлар көне уңаеннан стена гәҗите ясадылар. Максат: –инвалидлыгы булган кешеләрнең үзенчәлекләре , аларга мөстәкыйль тормыш алып барырга нинди җайланмалар,шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылуы турында сөйләү; - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата үз карашыңны аңлау; -балаларда әйләнә-тирә дөньяга, башка кешеләргә карата мәхәббәт һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. 3 декабрь-Бөтендөнья инвалидлар көне. Бу дата барлык кешелек дөньясына безнең арабызда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр күп булуын һәм җәмгыятьнең аларның проблемаларына битараф калырга тиеш түгеллеген искә төшерә. Безнең кеше һәм гражданлык бурычы-тирә-юньдәгеләргә бирараф калмыйча, аеруча ярдәм кирәк булган кешеләрне кайгырту һәм аларга игътибар белән карау. Инвалидлар көне уңаеннан Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар тәрбияче белән берлектә «Дөнья барыбыз өчен дә бер!» дип исемләнгән стена гәҗите чыгардылар. Гәҗит ясау белән без, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең безнең кебек үк булуларын күрсәтергә теләдек. Газетаны ясауда икенче төркем балалары катнашты: Артур рәсем төшерде, Диана һәм Лиана буяды, Артем, Камилә, Оля, Андрей тәрбияче белән бергә төсле кәгазьдән чәчәкләр кистеләр. Барысы да бик тырышып ясаганлыктан, гәҗит бик эчтәлекле килеп чыкты! Бу бәйрәм инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен уйлап табылган. Бу үзенчәлекле кешеләрнең эшли, футбол уйный һәм безгә төшкә дә кермәгән кебек бәйрәм итә белүләрен аңлау бик мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International